news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан артында иң зур татар авылы Шәледә татар мәктәбенең 100 еллыгын бәйрәм иттеләр

Юбилей кунаклары мәктәпнең киләчәк 100 елга бурычларын билгеләде: татар телен, мәдәниятен саклауда алга таба да тырышырга, яңа талантлар тәрбияләргә.

(Казан, 24 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Казан артындагы иң зур татар авылы – Шәледә бүген истәлекле вакыйга булды: урта мәктәпкә 100 ел тулды. Бәйрәм тантанасына төрле елларда биредә эшләгән укытучылар, төрле еллардагы чыгарылыш укучылары – бүгенге көндә үз һөнәрләрендә дәрәҗәләргә ирешкән затлар җыелды.

Питрәч районы Шәле авылы Мәдәният йортында оештырылган әдәби-музыкаль кичәдә район хакимияте, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте вәкилләре дә катнашты.

Тукайның сөйгәне укыткан мәктәп

Мәктәп директоры, Татарстанның атказанган укытучысы, Россиянең мәгариф отличнигы Миңзифа Хәсәнова искәрткәнчә, татар телендә белем бирүче Шәле авылы мәктәбе үзенең чыгарылыш укучылары белән дан тота. “Безнең мәктәпне күренекле дин әһеле, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, КФУ галимнәре Җәүдәт һәм Илдус Сафиннар, полковник Мансур Әхмәтшин, генерал-лейтенант Габбас Зәйнуллин, РСФСРның атказанган табибы Мәрзия Мөхәммәтҗанова, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Шамил Садыйков тәмамлаган, һәм, әйтергә кирәк, Шамил Садыйковның әти-әнисе дә шушы мәктәптә укытты. Шулай ук язучы-сатирик Камил Кәримов, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты Илнур Нуриев, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Ренат Шәмсетдинов, Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры баш режиссеры Ренат Әюпов, журналистлар Мәгъсүм Гәрәев, Алсу Хәсәнова һәм башка бик күп танылган кешеләр безнең мәктәптә белем алды. Бу исемнәрне көн дәвамында да санап бетереп булмас иде. Алар татар мәктәбендә укып, тормышта тырыш хезмәтләре белән дәрәҗәләргә ирешкән якташларыбыз. Үзләренең кешелеклелек сыйфаты белән аерылып тора безнең Шәле кешеләре. Бүгенге яшь буын да абый-апалары кебек тырыш булсыннар, Шәле авылын, мәктәп данын якласыннар дип теләп калабыз, шуңа омтылабыз”, - дип ассызыклады мәктәп директоры.

Шәле мәктәбе биредә Габдулла Тукайның сөйгәне Зәйтүнә Мәүлүдова укытуы (1930-1934 елларда) белән дә игътибарга лаек. Бу тарихи фактны мәңгеләштереп, мәктәп диварында истәлек тактасы эленгән. Авылда хәтта әле Зәйтүнә Мәүлүдованы хәтерләүчеләр бар. “Бәйрәмгә 96 яшьлек укытучы Мөслимә Зарипова килә алмады, кунакларга үзенең зур сәламнәрен җиткерергә кушты. Ул Зәйтүнә Мәүлүдовада укыган. Олы яшьтә булуына карамастан, хәтере яхшы, авылның үткәне, мәктәп тарихы турында күпне хәтерли. Аның истәлекләрен туплап калырга иде”, - дип сөйләде Мөслимә апаның кызы Назилә ханым.

100 елда 20 меңнән артык укучы укыган

Шәле мәктәбе колхоз рәисе Фәйзрахман Сафин исемен йөртә. Авылда 1773-1775 елларда ук мәдрәсәләр эшләгәнлеге мәгълүм. 1917 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1930 елда ул - җидееллыкка, ә 1938 елда урта мәктәпкә әйләнә.

“Шушы йөз ел эчендә мәктәптә 417 укытучы укыткан, 20 меңнән артык бала белем алып чыккан. Шәлегә тирә-яктагы ундүрт авылдан укырга килгәннәр. Мәктәп тарихында 23 директор эшләгән. Бүгенге көндә бездә 211 бала исәпләнә, аларга 28 укытучы белем бирә, - дип сөйләде Миңзифа Хәсәнова. Аның үзенең дә педагогик стажына 50 ел булган. – Бездә укытучыларның 90 проценты Шәле кешеләре, мин үзем дә, хәләл җефетем дә шушы мәктәптә укыдык, өч кызым да биредә белем алды. Шәле мәктәбе безгә туган йортыбыз кебек якын һәм кадерле”.

Бүген Шәле мәктәбе ике бинадан тора. XX гасыр урталарында төзелгән бина төзекләндерелеп, анда башлангыч мәктәп урнашкан. 

Элеккеге укучылар мәктәп белән элемтәне өзми. Мәктәп директоры сүзләренчә, Шәле мәктәбенә Равил хәзрәт Гайнетдин өч сыйныфны җиһазландырырга 300 мең сум биргән, Җәүдәт һәм Илдус Сафиннар һәм башкалар да матди ярдәм күрсәтеп тора.

“Мәктәпкә әтиебезнең исеме бирелү безнең өчен горурлык та, зур җаваплылык та. Шәле мәктәбе белән һәрвакыт элемтәдә торабыз, укучыларның уңышлары өчен сөенәбез”, - диде мәктәп коллективын һәм укучыларны 100 еллык вакыйгасы белән тәбрик итәргә килгән КФУ галиме, подполковник Илдус Сафин. Ул үзе мәктәп директор Миңзифа Хәсәнова белән бер сыйныфта укыганлыгын да әйтте. Сафиннар юбилей уңаеннан мәктәпкә бүләкләр дә алып килгән иде.

“Әллә һавасы, суы башкамы?..”

Мәктәпкә принтер һәм сканер кебек техник җиһазларны Питрәч районы хакимияте башлыгы Эдуард Дияров бүләк итте. Район башлыгы әйдәп баручы укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

“Шәле мәктәбе юбилее район һәм республикасы күләмендә зур вакыйга. Шәле авылы да, мәктәбе дә безнең районның горурлыгы. Әллә һавасы, суы башкамы, Шәле халкы башкалардан аерылып тора. Бу авылда үрнәк, тәртипле кешеләр яши. Төп тәрбияне кеше мәктәптә ала, мәктәп – туган йортыбыз, укытучылар икенче әти-әни кебек. Шәле мәктәбе илебезгә бик күп лаеклы кешеләр үстереп бирде. Авыл һәм мәктәпнең киләчәге хәзер яшь буын кулында. Мәктәпне тәмамлап киткәч, тагын да күбрәк белемнәр алырга, аннан соң ул белемнәрне туган ягыгызга алып кайтырга телим”, - дип мөрәҗәгать итте Эдуард Дияров укучыларга.

Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин мәктәп коллективына һәм укучыларга атап, котлау телеграммасы юллаган иде. 

ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов котлауларын һәм бүләкләрен министрлыкның төбәкара хезмәттәшлек бүлеге мөдире Гөлия Мусина ирештерде. “Шәле мәктәбе татар телендә белем бирүче мәктәпләр арасында өлгереш күрсәткечләре буенча алдынгы урында. Бу укытучылар, укучылар һәм ата-аналарның уртак җимеше. Шәле мәктәбе милли мәгарифне үстерү үзәге булып тора. Биредә республика һәм илкүләм семинарлар, тәҗрибә уртаклашу максатында мастер-класслар үткәрелә", - дип билгеләп үтте ул һәм киләчәктә дә коллективка эшләрендә уңышлар теләде. 

"100 еллыкка 100 укытучы"

Юбилейга мәктәптә тарихи фотогалерея әзерләнгән иде. Анда гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаган 100 укытучының портретлары тәкъдим ителде.

Ветеран укытучыларга юбилей кичәсендә дә хөрмәт күрсәтелде. Тарих укытучысы, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган Мөхәммәт Садыйковның туган җиргә, укытучыларга багышланган шигырьләрен сәхнәдән укыдылар. “Мин Шәледә тумасам да, бу авылда озак еллар яшим, аны туган ягым кебек кабул итәм. Шәле бөтен Россиягә танылган авыл, халкының да казанышлары зур. Казан артында татар халкының мәгърифәт учагы булган бу авылның бай тарихы бар, аны әле өйрәнергә дә өйрәнергә кирәк”, - дип белдерде Мөхәммәт Садыйков.

Бәйрәм чарасын Камил Кәримов алып барды. Бәйрәмдә кунак буларак катнашкан Шәле мәктәбен тәмамлаучылар котлау сүзләрен җыр, музыкаль чыгышлар белән җиткерде. Казанның Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары җыр һәм биюләр бүләк итте. Театрның баш режиссеры Ренат Әюпов сөйләгәнчә, декабрьдә труппа авылга яңа спектакльне күрсәтергә кайтачак. “Безнең бер традиция бар. Театрда яңа әсәрне сәхнәләштергән саен без беренче итеп аны Шәле тамашачысына күрсәтәбез. Монда халык ничек кабул итсә, спектакльнең язмышы шундый була. Туган ягым миңа һәрвакыт терәк, рухи чыганак булды”, - диде режиссер.

Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдинов остазларын, яшь буын вәкилләрен бәйрәм белән котлап, курайда уйнады. Татарстанның атказанган артисты Илнур Нуриев Камил Кәримовның “Шәле тәрәзәләре” җырын, Түбән Кама театры артисты Миннегали Мөхәммәтшин татар халык җырларын башкарды. 

Филология фәннәре кандидаты Лилия Гыйләҗева алдагы 100 елга Шәле мәктәбе алдында торган милләт дәрәҗәсендәге бурычларны атады. "Татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерүдә алга таба да тырышырга, татар дөньясына яңа талантлар, шагыйрьләр, язучылар, җырчылар, артистлар тәрбияләргә кирәк. Бу Шәле мәктәбенең көченнән килә", - диде галимә.

Бу мәктәпне тәмамлаган өч дистә укучының бүгенге көндә Казан мәктәпләре һәм гимназияләрендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләве мәгълүм.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100