news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Казан арты" форумының Киров делегаты: Үзебездә туган телебезне ишетмибез дә

"Төбәкләрдәге татарларга Татарстанга килү зур бәхет", – ди Әнисә Хәлимова.

(Казан, 17 сентябрь, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). "Читтәге татарларга Татарстандагы чараларга килү зур бәхет. Үзебездә туган телебездә сөйләшү түгел, аны ишетмибез дә", – дип сөйләде "Татар-информ" хәбәрчесенә "Казан арты" форумының Киров өлкәсе делегаты Әнисә Хәлимова.

"Казан арты" кебек форумнар беренче чиратта татар яшьләрен берләштерер өчен оештырыла. Безгә, Киров өлкәсендә яшәүче татарларга, Татарстандагы чараларга килү зур бәхет. Үзебездә туган телебездә сөйләшү түгел, аны ишетмибез дә. Мин рус мәктәбендә укыдым, әти-әниләр дә рус телле иде. Татар телендә әби белән генә сөйләшә идем", – дип сөйләде делегат.

"Татарстандагы проектларны без үз төбәгебездә дә куллана алабыз, әмма аларны рус телендә алып бара торганга үзгәртергә кирәк булачак. Без татар мәдәниятен саклап калырга тиешбез. Мәсәлән, без туй йолаларын торгыза башладык. Бездә татарларда туй йолалары бик тә үзенчәлекле һәм алар бай мәгънәгә ия. Балаларым татарча унга кадәр дә саный белми, ә туган телдә сөйләшү, татарлык безнең буынның канына сеңгән. Миңа, татар каны ага торган кешегә, безнең килчәгебез бик мөһим", – дип сөйләде Әнисә Хәлимова.

Исегезгә төшерәбез, 16-17 сентябрьдә "Акыл фабрикасы" Арча шәһәрендә "Казан арты" төбәкара форумын башлап җибәрде. Форумда Татарстанның Арча, Балтач, Әтнә, Саба, Биектау, Кукмара, Теләче, Мамадыш, Мөслим, Спас һәм Башкортстан, Киров, Удмуртия, Марий Эл, Ульяновск, Самара төбәкләреннән делегатлар катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100