news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Казан арты” форумы делегаты: Һәрберебез татарлыгыбыз өчен көрәшсә, киләчәгебез булачак

“Казан арты” форумының Мөслим районы делегаты Рүзәл Минһаҗев “Акыл фабрикасы” кебек проектларның татарларны берләштерүе хакында әйтте.

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 16-17 сентябрь көннәрендә “Акыл фабрикасы”ның Арча шәһәрендә уздырылган “Казан арты” төбәкара форумы делегаты Рүзәл Минһаҗев “Татар-информ” хәбәрчесенә форумның кызыклы һәм нәтиҗәле узуы турында сөйләде.

“Мин татар проектында беренче тапкыр. Мондый форумнар барлыгын белгән идем һәм бик тә катнашасы килде. Бик нык ошады. Бу безнең татарларны берләштерә торган чара. Аның киләчәге бик зур. Һәрберебез күңеленнән көч алып, татарлыгыбызны якларга көрәшсә, киләчәгебез, балаларыбызга, оныкларыбызга әйтер сүзебез булачак”, - диде ул.

Рүзәл фикеренчә, киләчәктә “Акыл фабрикасы” проекты Татарстанның барлык районнарында да уздырылырга тиеш.

“Проект бик көчле, аны үстерергә кирәк. Киләчәктә “Акыл фабрикасы барлык районнарда да булсын иде”, - диде Мөслим районы делегаты.

Исегезгә төшерәбез, 16-17 сентябрьдә "Акыл фабрикасы" Арча шәһәрендә "Казан арты" төбәкара форумын башлап җибәрде. Форумда Татарстанның Арча, Балтач, Әтнә, Саба, Биектау, Кукмара, Теләче, Мамадыш, Мөслим, Спас һәм Башкортстан, Киров, Удмуртия, Марий Эл, Ульяновск, Самара төбәкләреннән делегатлар катнашты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100