news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казан артиллерия училищесында “Генерал Скобелев-9” конкурсы башланды
Конкурста Россия һәм якын чит илләрнең югары хәрби училищеларыннан 56 курсант катнаша
Скопировать ссылку
(Казан, 17 май, “Татар-информ”, Эмма Ситдикова). Бүген М.Н.Чистяков исемендәге Казан югары артиллерия команда училищесында сугыш законнары һәм гадәтләре буенча хәрби вузларның курсантлар командалары арасында “Генерал Скобелев-9” халыкара конкурсы башланды.
Әлеге чараны Казан артиллерия училищесы башлыгы, полковник Сергей Михайлов ачты. Ул ярышларда катнашучыларны сәламләде һәм аларга уңышлар, иминлек һәм тыныч күк йөзе теләде.
“Әлеге конкурсның инде икенче тапкыр Казан гарнизоны территориясендә үткәрелүе һәм ярышларда элеккеге Советлар союзының бөтен территориясеннән 56 кеше катнашуы шатлыклы күренеш”, - диде ул.
Аның сүзләренә караганда, залда сугыш законнары һәм гадәтләрен белүче кешеләр җыелган, әмма кызганычка, бүгенге көндә бөтен кеше дә әлеге законнар буенча гына эш итми. “Без, хәрби кешеләр буларак, кораллы кешеләргә каршы сугышырга кирәк икәнне беләбез, ә гади гражданнарны якларга кирәк. Мәрхәмәтсезлек һәм нәфрәт беркайчан да җиңүгә ирешмәде. Гитлерчыларның олы “машинасы” бары мәрхәмәтсезлеге аркасында гына сафтан чыкты. Теләсә нинди сугыш дуслык белән тәмамланырга тиеш, - дип ассызыклады Сергей Михайлов. - Мин конкурста катнашу өчен безнең шәһәребезгә килгән барча кешене сәламлим. Биредә катнашучылар ата-бабаларыбыз безгә мирас итеп калдырган норма һәм традицияләрне бозуга беркайчан да юл куймаячак бердәм, дус хәрби команда булыр дип ышанам. Без иң беренче чиратта үзебезнең Ватанны саклаучылар икәнне истә тотып, аларны лаеклы үтәячәкбез”.
РФ Оборона министрлыгының халыкара хәрби хезмәттәшлек буенча Баш идарәсе белгече, полковник Вячеслав Сучков сүзләренә караганда, “Генерал Скобелев” конкурсын үткәрү идеясе 1999 елда туган. 2000 елның май аенда беренче конкурс уздырылган, анда РФ Коры җир гаскәрләренең әйдәп баручы вузларыннан 11 команда катнашкан. Узган 9 ел вакыт эчендә конкурс РФ Оборона министрлыгы, шулай ук БДБның хәрби уку йортлары җәлеп ителә торган чарага әверелгән. Конкурс үткән төрле елларда анда Әзербәйҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Украина, Казакъстан кебек дәүләтләрнең хәрби командалары катнашкан. Быел беренче тапкыр Молдова командасы катнаша.
Конкурсны оештыручылар – РФ Кораллы Көчләренең Ракета гаскәрләре һәм артиллерия идарәсе, РФ Оборона министрлыгының халыкара хәрби хезмәттәшлек Баш идарәсе һәм Кызыл Хаҗның Халыкара комитеты төбәк делегациясе.
Шунысын да билгеләп узарга кирәк, 2000 елдан башлап 2003 елга кадәр конкурслар күчмә булмаган һәм РФ Кораллы Көчләренең Мәскәү өлкәсендә урнашкан гомумгаскәр академиясенең укыту үзәге базасында үткәрелгән. Беренче күчмә конкурс 2004 елда Казан танк училищесы базасында узган.
Быелгы конкурста Россия һәм якын чит илләрдән 14 команда катнаша. Казан данын артиллерия һәм танк училищелары командалары яклаячак. Һәр командада - 4 курсант һәм 1 офицер.
Ярышларның хәрби юнәлештә булуына карамастан, анда гүзәл затлар да катнаша. Новочеркасски элемтә училищесы командасы составында 3 кыз да бар.
“Бу “Генерал Скобелев” конкурсында кызлар катнашуның беренче очрагы гына түгел. Гүзәл затлар әлеге ярышларда 2003 елдан башлап катнашып килә. Алар бөтен биремнәрне дә егетләр белән бер дәрәҗәдә үти”, - дип ассызыклады Вячеслав Сучков.
“Бк кызлар әзерлек дәрәҗәсе буенча күп кенә егетләргә үрнәк булып тора. Алар училище базасында һәм полигонда узачак чараларда да катнаша. Узган ел Новочеркасски элемтә училищесы кызлары бу конкурста беренче урынны алды. 2006 елда әлеге училище командасы Сан-Ремонда узган халыкара бәйгедә катнашты. Оештыручыларга Россия кызлары бик ошады. Алар чит ил экспертларның мәхәббәтен яулап, үзләрен бары яхшы яктан гына күрсәтте”, - дип белдерде Кораллы Көчләр һәм Халыкара Кызыл Хаҗ комитеты делегациясенең куркынычсызлык көчләре белән хезмәттәшлек бүлеге эксперты Олег Бондаренко.
Конкурста катнашучы уку йортлары курсантлары төрле төркемнәргә бүленеп ярышса, аларның осталыгы аерым бәяләнсә дә, уку йортына бәя биргәндә бу критерийларның барысы да кушыла. Быелгы конкурс нәтиҗәләре буенча да җиңүчеләр «Иң яхшы батальон», «Иң яхшы курсант», «Иң яхшы уку йорты командасы» номинацияләрендә билгеләнә.
Җиңүчеләр халыкара гуманитар хокук нормалары буенча уздырыла торган «Сенеж» курсларына юллама, халыкара конкурсларда катнашу хокукын ала. Татарстан курсантлары узган елларда АКШ ның Яр буе сак, Кытайның Хәрби академияләрендә үзләренең осталыкларын күрсәткән. Вячеслав Сучков белдергәнчә, алар хәрби яктан әзерлекләре белән бергә, инглиз теленнән дипломатик, юридик яктан белемнәрен дә исбатлаган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot