Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан архитекторлары - «XXI гасыр йорты» конкурсында җиңүчеләрдән
Конкурска Торак төзелеше үсешенә федераль ярдәм фонды чыгарган нәтиҗә әнә шундый
(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Торак төзелеше үсешенә федераль ярдәм фонды (Фонд РЖС) энергияне янга калдыруга корылган аз катлы экономкласслы торак буенча архитектура проектына «XXI гасыр йорты» конкурсы нәтиҗәләрен игълан итте, диелә фондтан алынган хәбәрдә.
Конкурс программасына бирелгән 80 заявкадан 39 проект сайлап алынган. Гран-прига һәм акчалата 500 мең сум призга Мәскәүнең «Некрасов архитектура остаханәсе» лаек дип табылган. Энергияне янга калдыру ягыннан һәм яшь гаиләләргә дигән торак проектлары арасыннан махсус номинацияләрдә «Иске Казан» архитектура-проектлау остаханәсе җиңүче итеп билгеләнгән. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы исә киләсе елның февраль азагына планлаштырылган. Нәкъ шушы вакытта «XXI гасыр йорты» конкурсының иң яхшы проектлары күргәзмәсе эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз