Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Казан-Арена» янындагы парковка дәүләт контракты нигезендә төзелә
Мәйдан барлык экологик куркынычсызлык таләпләренә җавап бирәчәк.
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). "Казан-Арена" янда яңа парковка 2017 елның беренче кварталында төзелеп бетәчәк. Проектта 700 машина кую урыны каралган, шулай ук биредә 145 автобуска да урын булачак. Бу хакта «Татар-информ»га «Казан» җитештерү-төзелеш оешмасы баш инженеры урынбасары Руслан Сәгыйтҗанов сөйләде.
Табигатьне саклау чаралары турындагы сорауга белгеч парковка төзелү белән экология бары отачак, дип җавап бирде. «Парковка барлык экологик таләпләргә җавап бирәчәк, биредә яңгыр сулары өчен канализация, чистарту корылмалары булачак», – дип сөйләде Сәгыйтҗанов.
Биредә төзелеш эшләре башкару өчен «Казан» оешмасы 3 октябрьдә дәүләт контракты төзегән булган. Хәзерге вакытта җир полотнасы эшләнә, мәйданга 65 мең куб. метр ком китерелгән. Эшчеләр әйтүенчә, биредә бераз сазлык урын да булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз