Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Казан-Арена» янында парковка төзү ФИФА таләбе белән аңлатыла
Конфедерацияләр кубогы һәм футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында хәзерге парковка куркынычсызлык таләпләре буенча ябылачак.
(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”). “Казан-Арена” стадионы янында яңа парковка төзү ФИФА таләпләре белән бәйле. Эш шунда ки, хәзерге парковка Халыкара футбол федерациясе таләбе буенча җанатарлар өчен ябылачак. Бу хакта “Татар-информ”га стадионның генераль директоры Булат Литвинов сөйләде.
“Стадион янында берничә мең парковкка урыны булса да, Конфедерацияләр кубогы һәм футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында әлеге парковлардан файдаланып булмаячак. ФИФАның таләбе шундый. Шуңа да җанатарлар өчен якындагы машина кую урыны юл аша булырга мөмкин”, - дип билгеләп үтте Литвинов.
Ә парковканы алга таба файдалануга килгәндә исә, Литвинов сүзләренчә, ул дөнья чемпионаты үткәннән соң да буш тормаячак.
“Стадионда популяр командалар уйнаган вакытта парковкаларда урыннар булмый. Дөнья чемпионатыннан соң әлеге парковкадан “Рубин” җанатарлары файдаланыр һәм анда машиналарын калдырыр дип өметләнәбез”, - диде Литвинов.
Искәртеп узабыз: 3 сентябрь көнне “Казан-Арена” стадионы каршында юл аша яңа парковка төзелә башлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз