Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Казан Арена» янында, контакт үткәргече өзелү сәбәпле, трамвайга ут капкан
Пассажирлар вагоннан урамга чыгып өлгергән, беркем дә зыян күрмәгән.
(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). «Казан Арена» стадионы янында, контакт үткәргече өзелү сәбәпле, трамвайга ут капкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Бүген 11.27 сәгатьтә 112 бердәм номерына Ямашев проспектында, «Казан Арена» стадионы каршында, трамвай януы хакында хәбәр килгән.

48нче янгын-коткару часте янгын сүндерүчеләре урынга килеп җиткәч, контакт үткәргече өзелү сәбәпле, трамвайга ут кабуын ачыклаган. Пассажирлар төтен белән тулган вагоннан урамга чыгып өлгергән.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны 10 минут эчендә сүндергән. Аның мәйданы 2 квадрат метр тәшкил иткән. Янгында беркем дә зыян күрмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз