Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Kazan-Arena” стадионының медиафасадында беренче тапкыр кино күрсәтелә
Тамашачыларга “Легенда №17” тәкъдим ителә
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Бүген кичке 8 дә “Kazan-Arena” стадионының медиафасадында, ягъни урам якта беренче тапкыр кино күрсәтелә. Аны ТРның “Татаркино” Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе гамәлгә ашыра.
Аерым алганда, бүген тамашачыларга “Легенда №17” тәкъдим ителә.
Автокинотеатр буларак стадионның ике зонасын файдалану күздә тотыла. Беренчесе − “Kazan-Arena”ның медиафасады каршындагы 90 машина сыйдырышлы мәйдан. Икенчесе исә − Чистай урамы ягында урнашкан 1000 урынлы машина кую урыны.
Керү — бушлай, дип хәбәр итә “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз