news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
«Казан Арена» стадионында югары төгәллеккә ия 56 камера урнаштырылган
Әлеге камералар футбол матчы вакытында һәр тамашачының шәхесен ачыкларга мөмкинлек бирә.
Скопировать ссылку
Салават Камалетдинов
(Казан, 20 июнь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). «Казан Арена» стадионында югары төгәллеккә ия 56 камера урнаштырылган. Алар ярдәмендә футбол матчы вакытында һәр тамашачының шәхесен ачыкларга мөмкин булачак. Бу хакта турнирга аккредитация узмаган журналистлар өчен уздырылган матбугат конференциясе вакытында Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев җиткерде.
«Казан Арена» стадионы Конфедерацияләр кубогы алдыннан капиталь үзгәрешләр кичермәде. Фәкать инфраструктураны Халыкара футбол федерациясе куйган таләпләргә генә туры китерергә, стадионны оешма хезмәткәрләре, куркынычсызлык хезмәте, матбугат вәкилләре һәм IT-белгечләр урнашырлык итеп яраклаштыру гына кирәк иде», – диде Владимир Кудряшев.
Министр урынбасары сүзләренчә, Конфедерацияләр кубогы өчен әзерләнгән спорт инфраструктураның күпчелек өлеше 2018 елгы Дөнья чемпионаты вакытында да файдаланылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot