news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Казань-Арена” стадионында янгын факты уңаеннан “Вандаллык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган

Җинаять эшен тикшерү барышы прокуратура контроленә алынган

  (Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Казанда Яңа Савин районы прокуратурасы таләбе буенча “Казань-Арена” стадионында янгын факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Күзәтчелек органы мәгълүматына караганда, Россия ЭЭМ ның Казан бүлеге “Ямашев” 17 нче полиция бүлеге тарафыннан“Вандаллык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаять эшен тикшерү барышы прокуратура контроленә алынган.
Искәртеп узабыз, 29 сентябрьдә “Казань-Арена” стадионының фанат секторындагы билгесез затлар, «Рубин» – «Торпедо» матчы барышында пластик кәнәфиләргә ут төрткән. Янгын нәтиҗәсендә 22 кәнифә янып беткән.
“Казань-Арена” ААҖ нә китерелгән матди зыян 128 мең 400 сум тәшкил иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100