Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Казан-Арена” стадионында узачак “Рубин” – “Уфа” матчына билетлар бушлай биреләчәк
Матч 7 май көнне 19:00 сәгатьтә башланачак.
(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 7 май көнне “Казан-Арена” стадионында узачак “Рубин” - “Уфа” матчына билетлар бушлай биреләчәк. Бу хакта “Татар-информ” оештырган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.
Матч Казанда узачак футбол буенча Дөнья Чемпионатына әзерлек буларак уздырыла.
“Без шәһәрне һәм стадионны Дөнья Чемпионатына әзерлибез. Казанды шәп командалар киләчәк. Һәр уенда аншлаг көтелә, чит ил җанатарлары күп булачак”, - диде Владимир Леонов.
Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры 7 май көнне стадионга килгән җанатарлар стадионның 55% ны тутырырга тиеш дип саный.
“Безгә стадионның тулы булуы мөһим, шуңа “Рубин” командасы белән уенның бушлай булуын сөйләштек. Теләгән һәр кеше дә матчка эләгә ала. Моның өчен уен көнне 10:00 сәгатьтән башлап кассалардан билет алырга кирәк булачак”, - диде ул.
7 май көнне “Казан-Арена” стадионына эләгү өчен җанатар билетлы булырга тиеш. Искәртеп узабыз, тест матчына эләгү өчен җанатар паспорты кирәк түгел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз