news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Казан Арена" стадионында сайлауга багышланган түләүсез концерт башланды

Концертта Илсөя Бәдретдинова, Гүзәл Уразова, "Любэ", " Ночные снайперы" төркемнәре һәм Slame рэперы чыгыш ясаячак.

"Казан Арена" стадионында сайлауга багышланган түләүсез концерт башланды
Елена Кривопатре

(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ", Алинә Айдарова). "Казан Арена" стадионында Россия һәм Татарстан артистлары катнашында концерт башланып китте. Тамаша бүген Татарстанда уза торган VI чакырылыш Дәүләт Советына сайлауга багышлана. Сайлауда катнашкан һәр кешегә "Мин тавыш бирдем!" беләзеге бирелә. Әлеге беләзек белән концертны бушлай карап була.

Концерт программасы яшь коллективлар чыгышыннан башланды. Алардан соң сәхнәдә Илсөя Бәдретдинова, Гүзәл Уразова, Данир Сабиров чыгышлары көтелә. Соңыннан "Волга-Волга" төркеме чыгыш ясаячак. Концертны Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова һәм Руслан Мәҗитов алып бара.

Тамашадан соң салют булачак. Кичкә таба "Любэ" һәм "Ночные снайперы" төркемнәре чыгыш ясаячак.

Балалар өчен мәйданчыклар да эшли. Әлеге мәйданчыкны "Шаян ТВ" оештырган.

Биредә әдәби мәйданчык бар. Монда театр артистларының чыгышларын, шигырь уку буенча мастер-класслар күрергә була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100