news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Казан Арена" стадионында 200 WI-FI ноктасы урнаштырылган

Казан стадионындагы матч вакытында һәр алтынчы кеше WI-FI аша интернеттан файдалана.

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Конфедерацияләр кубогы матчын тамаша кылган вакытта “Казан Арена” стадионында бушлай WI-FI  хезмәтеннән файдаланырга була. Бу хакта Конфедерацияләр кубогына аккредитация узмаган журналистлар өчен уздырылган матбугат конференциясе вакытында Татарстан Премьер-министры урынбасары, республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов җиткерде.
 
“Казан Арена” – чыбыксыз интернет хезмәте тормышка ашырылган Россия стадионнарының беренчесе. Стадионынга  200 WI-FI ноктасы урнаштырылган. Аннан файдалану – түләүсез. Бары тик беренчел  теркәлү узарга гына кирәк”, – дип сөйләде Роман Шәйхетдинов.
 
Аның сүзләренчә, “Казан Арена”да WI-FI хезмәтенә 36 меңнән артык кеше тоташкан. Португалия–Мексика җыелмалары арасындагы берене матч көнне, мәсәлән, 6383 абонент әлеге хезмәттән файдаланган.
 
“Димәк, стадиондагы һәр алтынчы кеше WI-FI хезмәтеннән куллана”, – дип ачыклык кертте министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100