news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Казан-Арена” стадионы территориясендә машина кую чикләнелә

Спорт чарасына барган очракта, шәһәр җәмәгать транспортыннан кулланырга тәкъдим ителә

 (Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). 30 октябрь “Рубин” – “Спартак” футбол матчын үткәрү көнендә “Казан-Арена” стадионы территориясендә машина кую чикләнелә.

Машиналарны өченче транспорт дамбасы алмаш юлында, “Леруа Мерлен”, “Сфера”, “Мегастрой” сәүдә үзәкләре янындагы парковкаларда, Су спорт төрләре сарае һәм “Татнефть-Арена” боз сарае янында калдырырга мөмкин. Мөмкинлекләре чикле булган гражданнар өчен парковка “Казан-Арена” стадионы парковкасында оештырылачак.


Спорт чарасына барган очракта, шәһәр җәмәгать транспортыннан кулланырга тәкъдим ителә, дип яза Казан мэриясе сайты.

news_right_1
news_right_2
news_bot