news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Казан-Арена” стадионы медиафасады автокинотеатр сезонын яба, анда активлар өчен кышкы сезонга әзерлек үткәрелә

Анда шугалак ясау эшләре башлана

 (Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”). 14 нче ноябрь көнне “Казан-Арена” стадионы медиафасадында бу автокинотеатр сезоны “Облачный атлас” фильмы белән тәмамланачак.

Кышын автокинотеатр урынына стадионга якын булган территориядә шәһәр халкы яратып өлгергән “халык шугалагы” ясала. Шуңа да кино күрсәтү, боз мәйданчыгын оештыру буенча әзерлек эшләре үткәрү сәбәпләре, туктатылачак.

Исегезгә төшерәбез: кино күрсәтү ТР “Татаркино” дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе ярдәме белән оештырыла. Киносеанс кичке 8 гә планлаштырылган, керү − ирекле. Моннан тыш, автокинотеатр сөючеләр өчен “Street Food” форматында хезмәт күрсәтү оештырыла, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.

news_right_1
news_right_2
news_bot