news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Казан Арена" стадионы гаҗәпләндерде – Мексика җыелма командасы баш тренеры

Португалия командасы белән тигез исәпкә төгәлләнгән уеннан соң Хуан Карлос Осорио "Казан Арена" стадионын яхшы яктан гына телгә алды.

(Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). Конфедерацияләр кубогында "Казан Арена" стадионында Португалия командасы белән тигез исәпкә (2:2) уйнаганнан соң, Мексика футбол җыелмасы баш тренеры Хуан Карлос Осорио матбугат конференциясендә үз фикерләре белән уртаклашты.

"Тамашачыларга безнең уен ошый икән, бу бик яхшы. "Казан Арена" мине яхшы яктан гаҗәпләндерде. Атмосфера гаҗәеп иде. Без тамашачылар белән элемтәне тойдык. Уен кыры бик яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Бүгенег уен безне куандырды. Барлык оештыручыларга да шушындый искиткеч стадион өчен рәхмәтемне җиткерәм", – диде Хуан Карлос Осорио.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100