news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казан Арена» стадионы бизнес җәлеп итү өчен 80 мең квадрат метр мәйдан бүлеп бирә

Бүген «Казан Арена» стадионында II Дәүләт-шәхси хезмәттәшлеге буенча тармак форумы ачылды.

«Казан Арена» стадионы бизнес җәлеп итү өчен 80 мең квадрат метр мәйдан бүлеп бирә
Ильнар Тухбатов

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). «Казан Арена» стадионында шәхси бизнесны үстерү өчен урын калмаган диярлек. Шунлыктан дирекция мәйданнарны нәтиҗәле файдалану өчен урыннарны яңадан планлаштыра. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда узган форумда хәбәр итте.

«Биредә буш урыннар юк. Әмма команда заем акчасын куллана һәм архитектура ягыннан башкача булган мәйданнарны файдалана. Бүгенге көндә инфраструктураны киңәйтү эшләре бара, 80 мең квадрат метр мәйдан биредә бизнесны җәлеп итү өчен әзер булачак», — диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Президенты стадионның башка спорт объектлары өчен үрнәк булачагын әйтте. «Без 50 процент чыгымнарны түлибез, калганын үзләре эшләргә тиеш. Түләүле хезмәтләрне арттырырга кирәк. Әмма бу балалар мәктәпләрен арттыруга, спортчыларны әзерләүгә зыян китерергә тиеш түгел», — диде Татарстан Президенты.

  • Бүген «Казан Арена» стадионында «Спорт индустриясенә инвестицияләр» II Дәүләт-шәхси хезмәттәшлеге буенча тармак форумы ачылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot