news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Kazan-Arena FIFA 15 уены буенча турнир кабул итә

Турнир чемпионы FIFA 15 буенча “Рубин” нан иң яхшы уенчы белән уйнаячак

  (Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Декабрьдә Kazan-Arena стадионында FIFA Open уены буенча турнир узачак – бу FIFA 15 буенча PlayStation да чемпионат. Бу хакта стадион директоры Радик Миннәхмәтов Казанның “Рубин” командасы җанатарлары белән очрашуда белдерде.
“Безнең мөмкинлекләр бар, скайбоксларны кулланачакбыз. Турнир чемпионын FIFA 15 буенча “Рубин” нан иң яхшы уенчы белән очраштырырга тәкъдим итәм”, - диде ул.
“Рубин” клубы генераль директоры Айрат Гәрәев идеяне хуплады.

news_right_1
news_right_2
news_bot