news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Казан Арена"да узачак бүгенге матчны танылган җырчы Нюша да тамаша кылачак

2018 елгы Дөнья чемпионаты илчесе балачакта үзе дә футбол уйнарга яраткан.

"Казан Арена"да узачак бүгенге матчны танылган җырчы Нюша да тамаша кылачак
Салават Камалетдинов
(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Танылган җырчы, футбол буенча 2018 елгы Дөнья чемпионаты илчесе Нюша бүген “Казан-Арена” стадионында узачак Германия – Чили матчын тамаша кылачак. Бу хакта Конфедерацияләр кубогына аккредитация узмаган журналистлар өчен уздырылган матбугат конференциясе вакытында Нюша үзе җиткерде.
 
“Мөмкинлек булган саен Конфедерацияләр кубогы уеннарында булырга тырышам. Казандагы бүгенге матчка да бик теләп барам. Кем өчен җанатачакмынмы? Германия өчен! Аларның җиңүгә мөмкинлекләре зуррак”, – диде Нюша.
 
Җырчы сүзләренә караганда, ул спортка, аерым алганда футболга, битараф түгел.
 
“Кечкенә вакытта туп тибәргә ярата идем. Күбрәк бабай белән уйнадык. Миңа капкачы да, сакчы һәм һөҗүмче дә булырга туры килде”, – диде ул.
 
Исегезгә төшерәбез, “Казан Арена” стадионындагы Германия – Чили уены бүген 21.00 сәгатьтә башлана.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100