Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Kazan-Arena"да җанатарларның шәхесен ачыклау системасы булачак
Россия футбол премьер-лигасының куркынычсызлык буенча директоры чемпионатның язгы өлешеендә стадионнарда системаны тестлау башлану хакында белдерде
(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Илдар Райманов). Россия футбол премьер-лигасының куркынычсызлык буенча директоры Александр Мейтин чемпионатның язгы өлешендә стадионнарда җанатарларның шәхесен ачыклау системасын сынау башлану хакында белдерде.
"Җанатарлар мәсьәләсе белән җитди шөгыльләнергә вакыт җитте. Җанатарларны танып белү системасын тиз арада эшләп, тәртип бозучыларны стадионнарга кертмәскә кирәк. Хәзерге вакытта билетлар паспорт буенча сатылмый - аларны теләсә кем сатып алырга мөмкин.
Аннары кепка, күзлек киеп яки сакал тагып, тыныч кына стадионга үтәргә була. Нәкъ менә шуңа да анык тану системасы булу зарур. Билетлар шәхесне ачыклау таныклыклары буенча сатып алынырга тиеш, аннары стадионнарга керү тыелган кешеләр билет сатып ала алмаячак.
Без танып белү системасын эшләдек инде. Премьер-лиганың икенче өлешендә аны безнең белән эшләргә риза булган стадионнарда сынау режимында эшләтә башлаячакбыз. Күп кенә ареналар хезмәттәшлек итәргә теләк белдерде.
Без "Kazan-Arena"ның генераль директоры белән сөйләштек. Тиздән Казанга әлеге мәсьәләне хәл итәчәк кешеләр киләчәк", - дип Мейтин сүзләрен китерә Чемпионат.com. порталы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз