news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Казан Арена”да алты аншлаг көтәбез – Владимир Леонов

Футбол буенча дөнья чемпионатының Казанда узачак матчларына билетлар калмаган, диде Леонов.

“Казан Арена”да алты аншлаг көтәбез – Владимир Леонов
Рамиль Гали

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Казанда узачак Футбол буенча дөнья чемпионатына билетлар юк. Бу хакта бүген Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә узган матбугат очрашуында Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов әйтте.

“Бүген Чемпионатка билет пулы тулысынча формалашып беткән һәм, әйтергә кирәк, матчларга инде билетлар юк. Без “Казан Арена”да алты аншлаг көтәбез”, - диде ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов.

Министр сүзләренчә, стадиондагы җанатарларның 55-60 процентын чит ил вәкилләре алып торачак.

“Казанга Франция, Германия, Колумбия футбол җанатарларының күпләп килүе көтелә”, - диде министр.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot