news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан» ансамбле Кавказда гастрольдә булып кайтты

«Казан» ансамбле Кавказда гастрольдә булып кайтты
Фото: Казан шәһәр филармониясе

«Казан» бию ансамбле беренче тапкыр Төньяк Кавказда чыгыш ясады. Концертлар 17 апрельдән 23 апрельгә кадәр алты шәһәрдә - Махачкала, Избербаш, Дербент, Грозный, Нальчик һәм Владикавказда узды. Гастроль туры Россия Мәдәният министрлыгының бөтенроссия гастроль-концерт планындагы «Без - Россия» программасы кысаларында узды.

«Татар-информ»га Казан шәһәр филармониясе һәм «Казан» бию ансамбле сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова сөйләгәнчә, коллектив якты һәм истә кала торган композицияләрне, традицион татар җырларын һәм биюләрен, шулай ук «Йөрәкләрне яулый торган тамаша» иң яхшы номерлар җыентыгын тәкъдим иткән.

«Мондый зур гастрольләр ансамбль тормышында аерым урын алып тора. Без әлеге матур программаның тамашачыга бик тәэсир итүенә инандык. Тамашачылар беренче тапкыр татар мәдәнияте, татар холкы, биюе белән танышты. Кавказ үзенчәлекле төбәк, анда мондый тамашалар юк диярлек, шуңа күрә без башкарган бөтен нәрсә аерым игътибар белән күзәтелде», - диде ул.

Чулпан Закирова билгеләп үткәнчә, профессионаллар һәм биредәге ансамбльләр Казан коллективының техникасына һәм әзерлек дәрәҗәсенә бәя биргән. Шулай ук коллектив Грозныйда «Вайнах» дәүләт академия ансамбленең данлыклы мәйданчыгында чыгыш ясау бәхетенә ия булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100