Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Анестезиолог һәм реаниматологлар федерациясенең XIV корылтаен кабул итәргә әзерләнә
Анестезиолог һәм реаниматологлар федерациясе корылтае ике елга бер тапкыр үткәрелә
(Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”). Россия анестезиолог һәм реаниматологлар федерациясенең традицион корылтае быел Казанда 20-22 сентябрьдә узачак. Аның рәсми ачылышы 20 нче сентябрь көнне Казанның “Корстон” комплексында көтелә. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Белгечләрнең көндәлек практикасына Россия һәм чит илләрнең иң яхшы тәҗрибәсен кертү – булачак чараның төп максаты. Корылтайның шигаре – “Анестезиология һәм реаниматологиядә визуализация”.
Анестезиолог һәм реаниматологлар федерациясе корылтае ике елга бер тапкыр үткәрелә. Анда Россия һәм чит илләрнең төрле шәһәрләреннән йөзләрчә белгеч катнаша. Чара программасы анестезиология-реаниматологиянең теоретик мәсьәләләре буенча фикер алышуга багышланган 20 ләп фәнни секцияне, мастер-классларны, тармакның актуаль мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән дискуссияләр һәм түгәрәк өстәлләрне үз эченә ала.
Съездда катнашучылар кардиохирургия һәм кардиологиядә, акушерлыкта, гинекологиядә, педиатриядә, торакаль хирургиядә, нейрохирургиядә, неврологиядә анестезия һәм интенсив терапия үзенчәлекләре турында фикер алышачак.
Съездның фәнни эше белән параллель рәвештә, анестезиология һәм реаниматология өчен җиһазлар, чыгым материалларын, дару чараларын җитештерүчеләр күргәзмәсе оештырыла. 80 нән артык компания үзенең катнашачагын раслаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз