news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан җәмәгать транспортында Россия халыклары телләрендә музыкаль флешмоб узды

Казан җәмәгать транспортында Россия халыклары телләрендә музыкаль флешмоб узды
Фото: mincult.tatarstan.ru

Россия халыклары телләре көне уңаеннан 7 һәм 8 сентябрьдә Казанда музыкаль флешмоб үтте – автобусларда, троллейбусларда һәм метрода шәһәребездә яшәүче халыклар телләрендә җырлар яңгырады. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Танылган артистлар, музыка югары уку йортлары студентлары һәм милли берләшмә активистлары республикада яшәүче халыклар телләрендә җырлар башкарды.

Акциянең төп максаты – шәһәрдәге телләр төрлелеген күрсәтү. Җанисәп мәгълүматлары буенча, Казанда 115 тән артык милләт вәкиле яши.

Шәһәр халкы артистларны җылы каршы алды: күпләр чыгышларны видеога төшерде, кушылып җырлады һәм күтәренке кәеф өчен рәхмәт белдерде. Акцияне Казан мэриясе оештырды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot