Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
^Казан аквапаркының коткаручысы вакытлыча эштән азат ителгән
^Казан аквапаркының коткаручысы вакытлыча эштән азат ителгән
(Казан, 4 апрель, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Казан аквапаркының коткаручысы - югары уку йорты студенты вакытлыча эштән азат ителгән, Казанның Вахитов районы прокуратурасы тарафыннан аңа карата Уфа укучысы үлеме факты буенча җинаять эше кузгатылган, - дип хәбәр итте бүген "Татар-информ" агентлыгына "Лето-SТОР" аквапаркы юристы Максим Зильбер.
РФ Җинаять кодексының 2нче бүлегенең 109нчы маддәсендә үз һөнәри йөкләмәләрен тиешенчә үтәмәү нәтиҗәсендә саксызлык буенча үлемгә китерү буенча җәза карала.
"Лето-SТОР" юристы сүзләренчә, биредә 30 мартта фаҗига булуга карамастан, аквапаркка килүчеләр саны кимемәгән. Аквапарк администрациясе персоналны өстәмә рәвештә өйрәтергә ниятләми. Җитәкчелек бу чараны суд "Лето-SТОР" ҖЧҖне гаепле, дип тапкан очракта гына үткәрәчәк. Максим Зильбер коткаручыларны өстәмә өйрәтергә кирәк түгел, - дип саный, алар аквапаркның ике табибы белән көн саен инструктаж үтә. Инструктажга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрен һәм башка белгечләрне җәлеп итүгә ихтыяҗ юк, дип саный ул.
Аквапарк юристы гомере өзелгән малай бер су аттракционында да уйнарга өлгермәгән дигән сүзендә торуын дәвам итә. Эксперт-криминалчы малайның тәнендә механик җәрәхәтләр тапмаган. Аквапарк кагыйдәләрендә: "12 яшькәчә балалар өчен ата-аналар, яки аларны озатучы өлкән кеше җаваплы, ә администрация түгел" дип язылуын искә төшерде М.Зильбер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз