news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан аквапаркында аттракционда коенганнан соң 21 яшьлек хатын-кыз үлгән

Яңа гына кияүгә чыккан бу хатын-кыз ире белән Татарстанга Түбән Новгородтан кунакка килгән булган.

 (Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Кичә көндез аквапаркта бер хатын-кыз үзен начар хис итә башлаган. Түбән Новгородтан килгән яшь хатын-кызны судан коткаручы чыгарган, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 21 яшьлек кыз Казанга кунакка Түбән Новгородтан ире белән килгән булган. Калада ул аквапаркка барган, биредә "бочка" аттракционында коенган. Аттракционнан соң кызның хәле начарланып китә, аны судан коткаручы алып чыга. Шунда ук беренче медицина ярдәме күрсәтелә, ләкин бу ярдәм итми, кыз 40 минуттан үлә.

Татарстан Тикшерү комитеты әлеге факт буенча тикшерү эше башлаган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча җинаять эше кузгату турында карар кабул ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100