news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан актер Эдриан Броудины каршы алырга җыена

VI Казан мөселман киносы фестиваленә Америка актеры һәм продюсеры, “Оскар” премиясенең иң яшь лауреаты, “Сезар” премиясен алган бердәнбер шәхес Эдриан Броуди киләчәк

(Казан, 10 август, “Татар-информ”). VI Казан мөселман киносы фестиваленә олы кунак булып Америка актеры һәм продюсеры, “Оскар” премиясенең иң яшь лауреаты, “Сезар” премиясен алган бердәнбер шәхес Эдриан Броуди киләчәк.
Фестивальнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Голливуд йолдызы чараны ачу тантанасында катнашыр һәм журналистлар белән очрашыр дип уйланыла.
Эдриан Броуди Югары сәхнә сәнгате мәктәбендә һәм Американың драма сәнгате академиясендә белем ала. Аннан соң берничә ел театрда уйный. 1988 елда телевидениедә «Home at Last» драмасында ул тәүге тапкыр баш рольне башкара. Киләсе елда ул «Нью-Йоркские истории» фильмында уйный. Роман Поланскийның “Пианист” драмасында баш рольне башкару Эдриан Броудины бөтен дөньяга таныта.
Эдриан Броуди шулай ук «Химера» (2009), «Хищники» (2010) блокбастерларында һәм «Пианист» (2002), «Поезд на Дарджилинг. Отчаянные путешественники» (2007) авторлык киноларында, танылган «Таинственный лес» (2004), «Кинг Конг» (2005), «Пиджак» (2005), «Смерть супермена» (2006) фильмнарындагы рольләрне уңышлы башкара.

news_right_1
news_right_2
news_bot