news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан җәйге сезонга әзерләнә: юллар ремонтлана, чәчәклекләр арта һәм лото турнирлары уза

Казан юлларын ремонтлауга 20 млрд сумнан артык акча юнәлтеләчәк.

Казан җәйге сезонга әзерләнә: юллар ремонтлана, чәчәклекләр арта һәм лото турнирлары уза
Быел Казанда гомуми озынлыгы 100 километрдан артык булган 160 юл участогын ремонтлау планлаштырыла
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Татарстан башкаласы җәйге сезонга актив әзерләнә: шәһәрдә 100 километрдан артык юл ремонтланачак, шәһәрнең чәчәкләр белән бизәлгән мәйданнары киңәйтеләчәк, ә паркларда Казан халкы һәм кунаклары өчен яңа чаралар башланып китәчәк. Шәһәр ничек үзгәрәчәге турында тулырак — «Татар-информ» материалында.

Бакчачылык ширкәтләрендә һәм бистәләрдә юллар төзекләндереләчәк

Быел Казанда гомуми озынлыгы 100 километрдан артык булган 160 юл участогын ремонтлау планлаштырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.

«Казан — ул бер урында торучы шәһәр түгел. Ул гел үзгәрә, үсә һәм тормыш өчен яңа шартлар тудыра», — дип ассызыклады Куляжев.

Ул шулай ук 2026 елда юл эшләренә 20 миллиард сумнан артык акча юнәлтелүен билгеләп үтте. Бу суммага түбәндәгеләр керә:

  • 12 млрд сум — урам-юл челтәрен ремонтлау;
  • 890 млн сум — яңгыр канализациясе челтәрләрендәге эшләр;
  • 3 млрд сум — юл объектларын төзү һәм реконструкцияләү;
  • 4,63 млрд сум — «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру.

«Юлларны ремонтлау юнәлешендә планнар зур. Озынлыгы 100 километрдан артык булган 160 участок тәртипкә китереләчәк. Утыз бистәдә юллар төзекләндереләчәк. Бу безнең күптәнге хыялыбыз иде. Ниһаять, бакчачылык ширкәтләре һәм бистәләр тәртипкә китерелә», — дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.

Быел Казанны чәчәкләр белән бизәүгә 177 миллион сум акча бүлеп бирелгән

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Шәһәрнең чәчәкләр белән бизәлгән мәйданнары өч тапкыр артачак

Илсур Метшин сүзләренчә, Казанның төзеклеге һәм матурлыгы яхшы юлларга гына түгел, ә чәчәкләр белән бизәлешкә дә бәйле. Тышкы төзекләндерү комитеты башлыгы Альберт Шәйдуллин сөйләгәнчә, быел шәһәрдә чәчәкләр белән бизәлгән мәйданнар өч тапкырга артачак һәм 22 мең квадрат метрдан артык булачак.

«Бу күләм «Горводзеленхоз» предприятиесенең яңа теплица хуҗалыгы мәйданы киңәю хисабына тәэмин ителәчәк. Бу сезонда Казан яңа теплицаның беренче үсентеләре белән бизәләчәк», — дип сөйләде ул.

Шәйдуллин быел Казанны чәчәкләр белән бизәүгә 177 миллион сум акча бүлеп бирелүен әйтте. Бу узган еллар белән чагыштырганда күпкә зуррак сумма. Финанслауны арттыру шәһәрне туристлар өчен тагын да кызыклырак итү теләге белән дә, Казанда узачак халыкара чараларга әзерләнү белән дә бәйле. Тиздән, 17-19 июньдә, Татарстан башкаласында бишенче Россия — АСЕАН (Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе) саммиты узачак.

Яңа чәчәклекләр Вишневский урамында һәм Меңъеллык мәйданында барлыкка киләчәк. Моннан тыш, Казан кунакларын Оренбург тракты ягыннан керү юлында да матур чәчәкләр каршы алачак.

Казанның 30 үзәк урамы буйлап, шул исәптән Кремль, Пушкин, Альберт Камалиев һәм Павлюхин урамнарында ике меңнән артык чәчәк савыты (кашпо) урнаштырылачак.

Шулай ук Казанның төрле районнарында 70 чәчәк фигурасыннан торган 20 зур композиция барлыкка киләчәк. Аларны спорт объектлары янында һәм юл буйларында — мәсәлән, «Ак Барс Арена» парковкасы тирәсендә урнаштырачаклар.

Казанның парк һәм скверлары да җәйге сезонга әзерләнә

Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Мәдәният, кино һәм сәламәтлек клублары

Казанның парк һәм скверлары да җәйге сезонга әзерләнә.

«Шәһәр халкын яңа клубларда фикердәшләр һәм дуслар табарга чакырабыз. «Черек күл» паркында мәдәни клуб ачылачак, анда күргәзмә кураторлары, музей белгечләре һәм мәдәниятне өйрәнүчеләр лекцияләр укыячак», — дип белдерде Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова.

Аксенов скверында киноклуб ачылачак. Монда казанлылар кино турында сөйләшү өчен эчтәлекле очрашулар оештырачак. Акчарлак күлендә исә сәламәтлек клубы эшли башлаячак.

«Тагын бер яңа юнәлеш – паркларда лото турнирлары оештырылачак. Бу уенга сабыйлардан алып өлкәннәргә кадәр төрле яшьтәге кешеләр кушыла ала. Мондый ярышлар Казанның биш паркында узачак», — дип өстәде Латыйпова.

«Һәр паркның үз йөзе формалаша. Шәһәр халкы җәйге чараларда ял итү өчен генә түгел, ә яңа эмоцияләр алу, нәрсәгәдер өйрәнү өчен дә актив катнашыр, дип өметләнәбез. Паркларда мондый чаралар оештыру дирекциябез өчен инде күркәм традициягә һәм стандартка әйләнде», – дип белдерде мэр Илсур Метшин.

Александр Хевронин, «Татар-информ»

news_right_1
news_right_2
news_bot