news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтә

Казан агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтә
Ярминкәнең мәртәбәле кунаклары халыкны котлады
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Бүген Казанның агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза. Ярминкәдә яшелчә, җиләк-җимеш, консервация, бал продуктлары һәм көнкүреш товарлары тәкъдим ителде. Әйтергә кирәк, Россия күләмендә көзге ярминкәләр 14 сентябрьдә башланып киткән иде.

«Авыл хуҗалыгы продукциясе һәм «Осталар шәһәре» ярминкә-күргәзмәсендә бик күп мәгариф оешмалары катнаша. Ватандашлар биредә ихтыяҗларвн тулысынча кәнәгатьләндерә ала. Көз җитсә, халык ярминкәләрне көтеп ала. Бер матур традиция ул. Мәгариф оешмалары катнашуы аеруча әһәмиятле, яшь буында эшмәкәрлеккә дә кызыксыну уяна», — диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева журналистлар белән аралашканда.

Шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да ярминкәнең яхшы оештырылуын, халык күплеген билгеләде. «Ярминкә — халык өчен чын бәйрәм! Матур, соклангыч итеп оештырылган, сатучылар да, сатып алучылар да күп. Мәгариф оешмалары бөтен иҗади потенциалларын эшкә җигеп күргәзмәләр эшләгәннәр», — диде ул.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов ярминкәдә муниципалитетлар актив катнашуын ассызыклады. «Ярминкәгә 43 районыбыз килде. Монда кишер, кәбестә, суган, бәрәңге, шулай ук ит белән сөтне дә чагыштырмача арзан бәядән алып була. Сөенечле күренеш, уку йортларыбызда укыган балалар үз куллары белән үстереп, үзләре үк реализацияли», — дип сөйләде ул.

Гомумән, Казанда 13 мәйданда ярминкә оештырыла. Ярминкәләрдә бәяләр билгеләнгәннән күтәрелми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100