news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан» агропаркы җитәкчесе хәләл маркетка әзерлек турында: Хәрәм продукция керми

«Казан» агропаркы җитәкчесе хәләл маркетка әзерлек турында: Хәрәм продукция керми
Гөлүзә Ибраһимова

«Казан» агросәнәгать паркы генераль директоры Олег Власов журналистларга «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» кысаларында узачак Russia Halal Market халыкара хәләл ярминкәгә әзерлек турында сөйләде. Ярминкә 19-21 майда узачак.

«Иң авыр һәм күләмле эш ассортиментка анализ ясау булды. 5 мең позициядән торган ассортимент тулысынча каралды, хәләл стандартларга туры килгән һәм килмәгәннәре билгеләнде. Продукциясе хәләл стандартка туры килмәгән сатучыларга вакытлыча сату урынын калдырырга туры килде. 7 майдан паркка хәләл стандартына туры килмәгән продукция керми. Барлык 400 сату урынында хәләл продукция генә булачак», - дип сөйләде «Казан» агросәнәгать паркы генераль директоры Олег Власов.

Аның сүзләренчә, 10 сатучы белән вакытлыча эшчәнлекне туктату турында килешү төзелгән. Сату урынын калдырып торырга мәҗбүр булучылар бу күренешкә тыныч карады, ди җитәкче.

Җитәкче сүзләренчә, халыкара хәләл маркетка әзерлек вакытында бөтен комплекс үзгәрешләр кичергән. Бинаны, продукцияне хәләл стандартларга туры китерү эше Татарстан Диния нәзарәте белән берлектә алып барылган.

«Эшне февраль аенда башладык. Барысы да хәләл системасына туры килсен өчен тырыштык. Шикләндергән һәм хәрәм продуктларны алдык. Хәзер барысы да хәләл. Ит, балык продукциясе – барысы да тикшерелде. Барлык ит җитештерүчеләрнең  хәләл сертификаты бар. Кондитер эшләнмәләренең составлары тикшерелде», – дип сөйләде Татарстан Диния нәзарәте Хәләл стандартлары буенча комитеты белгече Фәрит Галиулин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100