Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Казан” агросәнәгать паркында бүген киңкүләм “Хәләл” продукция сатыла
Аның ачылышы-ябылышы тантаналы, сәүдә бәйрәмчә итеп оештырыла
(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”). “Татар-информ” алдан хәбәр иткәнчә, бүген “Казан” агросәнәгать паркында II республика “Хәләл” продукция ярминкәсе үткәрелә.
Изге Коръән сүрәләре белән ачылган сәүдә мәйданнарында 60ка якын җитештерүченең хәләл продукциясе: ит һәм сөт, кондитер һәм башка төр товарлар сатыла. Ярминкә кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы “Хәләл” стандарт комитетын, “Хәләл” индустриясендә инновацион процессларны һәм хәләл продукция җитештерүче предприятиеләрне, “Ярдәм” тернәкләндерү үзәген презентацияләү, төрле иҗат коллективлары, аерым башкаручылар чыгышлары, конкурслар һәм “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең кул эшләреннән күргәзмә оештыру да каралган.
Шулай ук бәйрәмгә әйләнгән әлеге ярминкәдә табиб-нутрициолог “Хәзерге заман кешесенең туклану проблемалары” темасына лекция укый, “Хәләл турында син нәрсә беләсең?” дигән мини-викторина үткәрелә.
Иртәдән сәгать көндезге 3кә кадәр хәләл товарлар белән сәүдә иткән ярминкәнең рәсми ачылышы булган кебек, ябылышы да тантана рәвеше ала, мисалга, бүгенге сәүдәгә нәтиҗә ясап, ярминкәгә товарларын китергәннәрне бүләкләү күздә тотыла, дип хәбәр итте аны оештыручылар. Ярминкәне исә ТР МДН каршындагы “Хәләл” стандарт комитеты, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Хәләл” индустриясе милли ассоциациясе һәм “Казан” агросәнәгать паркы оештырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз