news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Казан” агросәнәгать паркы Татарстан фермерларына ярдәм йөзеннән павильон ачты

Сентябрь аенда “Казан” агросәнәгать паркы бары тик Татарстан фермерлары азык-төлеген тәкъдим иткән “Фермер утарчыгы” сату ноктасын булдырды.

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). Сентябрь аенда “Казан” агросәнәгать паркы бары тик Татарстан фермерлары азык-төлеген тәкъдим итүче “Фермер утарчыгы” ноктасын ачты.

Биредә сатып алучыларга сөт ризыклары, яшелчә, йомырка, кош итләре тәкъдим ителә. Шулай ук ярымфабрикатлар: “Казаночка” кафесы әзерләгән мантый, пилмән кебек ризыклар бар. Азык-төлек Татарстанның төрле районнарыннан китерелә, минималь өстәмә хак белән сатыла.

Әлеге павильон ачылу стратегик әһәмияткә ия. “Казан” агросәнәгать паркы генераль директоры Олег Геннадьевич Власов комплекс тулы диярлек булса да, аренда урыннарын бирүдә Татарстан фермерларына өстенлек булуын билгеләп үтә.

“Мәсьәләнең икенче ягы – фермер һәрвакытта да үз продукциясен үзе сата алмый. Шунлыктан без “Фермер кибетләре” булдырдык. Моннан фермерга да, сатып алучыга да файда. Без комплекс буларак, җирле җитештерүчеләргә сатуда һәм сатып алучыга натураль, сыйфатлы продукт алуда ярдәм итәбез”, - дип белдерә Олег Геннадьевич.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot