news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Казан" агросәнәгать паркы кулланучының күз алдында җитештерүне киңәйтмәкче була

Олег Власов яңа бурычлар һәм бәяләр турында сөйләде.

"Казан" агросәнәгать паркы кулланучының күз алдында җитештерүне киңәйтмәкче була
Султан Исхаков

(Казан, 14 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Казан" агросәнәгать паркы пыяла артында производстволарны киңәйтүне күздә тота. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә "Казан" агросәнәгать паркы" АҖ генераль директоры Олег Власов хәбәр итте.

Пыяла артында җитештерү проекты "Ачык формат" дип атала. Шул рәвешле, кулланучылар җитештерүнең ничек оештырылганын үз күзләре белән күрә. "Киләсе юнәлеш – пыяла артындагы производстволар. Бүген шундый өч производство эшли. Сыр, тере май җитештерү, ит тарттыру, балык эшкәртү мәйданнары бар", - дип сөйләде Власов. Ул мисалга сыр җитештерүне китерде. “Авыл хуҗалыгы өлкәсе җитештерүчеләре сата торган сөтнең артык калуын аңлагач, без бу калдык сөтне ничек эшкәртеп булуын кайгыртырга тотындык. Нәтиҗәдә, сөт эшкәртүче эшмәкәр барлыкка килде. Бүген инде ул 600 литр сөтне эшкәртеп, 2-3 ай эчендә 100 кг сыр җитештерде. Продукция тулысынча сатыла, ул Казан шәһәре рестораннарына чыгарыла. Агросәнәгать паркында да үз ноктасы бар.

Хәзер без тагын яңа юнәлешләрне карыйбыз – бәлки, сөттән йогурт ясау булыр. Без алдыбызга менә шундый бурычлар куябыз", - диде агросәнәгать паркы җитәкчесе.

Аның фикеренчә, пыяла артында җитештерү форматы сатып алучы өчен шактый кызык. "Продукт ничек әзерләнгәнен кулланучы күрә, ышаныч арта кебек. Бу ышаныч мөһим, продуктка ихтыяҗ да арта. Сезнең алда сыек май ясыйлар, һәм кулланучы теләп сатып ала. Без бу юлның перспективалы булуын аңладык", - ди Олег Власов.

"Бүгенге көндә агросәнәгать паркы үз концепциясен гамәлгә ашырды. Паркның тулылыгы 100 процент дәрәҗәсендә. Бүген безнең алда – киләчәктә ничек үсеш алу бурычы. Чөнки чыгымнар арта бара, коммуналь түләүләр дә үсә. Безгә күпләп сату юнәлешен алга сөрергә кирәк, дип уйлыйбыз. Авыл хуҗалыгы тармагы җитештерүчеләре үз продукциясен күпләп китерүгә ихтыяҗ кичерә, бу аларга ярдәм булачак. Шул ук вакытта теге яки бу чималга ихтыяҗы булган резидентлар да күп. Шуңа күрә бу юнәлешләрне үзара бәйли алыр идек", - ди Власов.

Бәяләргә килгәндә, агросәнәгать паркы җитәкчесе кайбер төр азык-төлеккә бәяләр югары булуын таный. Җиләк-җимешләр арзан тормавы белән килеште. "Без бәя билгеләү белән шөгыльләнә алмыйбыз. Сатучыга тәэсир итү кыен. Без җиләк-җимешнең никадәр арттырып сатылганыннан кайчакта үзебез дә аптырашта. Әйдәгез, бәя арттыруга түгел, ә сату күләменә игътибар бирик, дип киңәш итәбез. Кайбер вакытта сатучылар безнең сүзгә колак салалар. Әмма кайчак сату теләге барыннан да көчлерәк. Аеруча ниндидер бәйрәмнәр алдыннан. Мин җитештерүчеләрне дә гаепләмим, алар үзләре үстергән әйбергә үзе бәя куярга хаклы", - диде Олег Власов.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100