news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты

Президент билгеләп үткәнчә, районнарда да шундый кечкенәрәк мәйданчыклар булдырырга кирәк.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»).  "Казан" агросәнәгать паркының 2017 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында бүген Татарстан Хөкүмәте йортындагы республика киңәшмәсендә агропарк генераль директоры Олег Власов хисап тотты. Бу хакта республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Дүрт ел рәттән "Казан" агросәнәгать паркы - республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясен сату мәйданчыгы, диде Власов. Анда 281 резидент эшли, 1200 дән артык эш урыны бар.

2017 елда товар әйләнеше күләме 1,5 млрд сум тәшкил итте, диде гендиректор. Чагыштыру өчен: 2016 елда - 1,35 млрд сум, 2015 елда 1,1 млрд сум булган. Агросәнәгать паркында ассортиментны киңәйтү юнәлешендә эш алып баралар. 2017 елда да бу эшкә республика аграрчылары җәлеп ителде.

Әлеге мәйданда 7 эшкәртү производствосы бар, 300 дән артык эш урыны булдырылды. Продукцияләре - агропаркның үзендә, федераль һәм локаль сәүдә челтәрләрендә сатыла. Олег Власов сүзләренчә, "пыяла аша" өч производство эшли башлаган - сатып алучылар производство барышын пыяла аша күрә ала.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бүген иң мөһиме - агросәнәгать паркының авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен продукцияләрен үзләре сата алу мәйданчыгы булып калуы. Җитештерүче, фермер сатып алучы белән тыгыз элемтәдә булырга тиеш, диде ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләгәнчә, бүген районнарда да  шундый кечкенәрәк мәйданчыклар булдыру мөһим.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100