news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казан Агро 2026» күргәзмәсендә 300ләп компания катнашуы көтелә

«Казан Агро 2026» күргәзмәсендә 300ләп компания катнашуы көтелә
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

11-13 февральдә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Казан Агро 2026» махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе узачак. Анда Россиянең 37 төбәгеннән, шулай ук Төркия, Беларусь, Казахстаннан 300ләп компания катнашуы көтелә.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгындагы матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде.

Ул «Казан Агро» күргәзмәсе Идел буе агросәнәгать комплексында мөһим вакыйгаларның берсе булуын билгеләп узды. Бу күргәзмә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр, фән, бизнес, ведомство вәкилләре өчен мөһим мәйданчык булып тора.

Күргәзмәдә техника, запчастьләр, терлекчелек, үсемлекчелек, цифрлаштыру, азык-төлек сәнәгате, эшкәртү, саклау, аграр тармакта төрле хезмәтләр, бизнес юнәлешләре тәкъдим ителәчәк.

Ленар Гарипов әйтүенчә, күргәзмә эше агросәнәгать комплексы белгечләренә алдынгы тәҗрибәләр белән уртаклашып, һөнәри дәрәҗәне үстерү мөмкинлеге бирә.

«Агросәнәгать тармагы вәкилләре яңа партнерлар эзләү, яңа эшләнмәләрен күрсәтү өчен җыелачак», - дип билгеләп узды министрның беренче урынбасары.

news_right_1
news_right_2
news_bot