Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Казан Агро 2026» авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә укучылар, студентлар белән эш оештырыла
«Казан Агро 2026» авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә кадрлар потенциалына игътибар бирелә. «Бүген бу – актуаль мәсьәлә. Аграр белгечлекләрнең абруен күтәрү, яшьләрне җәлеп итү өчен студентлар, укучылар белән эшлибез», - диде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгындагы матбугат конференциясендә.
Өч көн эчендә күргәзмә эшенә Казан һәм республиканың 43 районыннан укучыларны, махсус урта уку йортларыннан 3 меңләп студентны җәлеп итү ниятләнә.
«Укучылар өчен махсус экскурсияләр оештырылачак, аларда аграр белгечлекләр буенча белем алучы студентлар авыл хуҗалыгында заманча технологияләр, карьера мөмкинлекләре турында сөйләячәк», - диде Ленар Гарипов.
Моннан тыш, күргәзмә кысаларында «Киләчәк – авылда: яшьләрне ничек итеп авыл тормышын сайларга рухландыру», «Яшь белгеч. Уңышка юл монда башлана» түгәрәк өстәлләрен үткәрү ниятләнә. Аларда алдынгы агрохолдингларның вәкилләре, аграр университет һәм техникум студентлары катнашачак.
«Аграр университет студентлары бу мәйданчыкларда авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләр һәм инвесторлар белән очраша ала. Алар предприятиедә эш шартлары белән таныша алачак», - диде министрның беренче урынбасары.
Казан аграр университеты һәм Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты студентлары һәм аспирантлары агросәнәгать комплексы үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча 12 стартап әзерләгән. Агросәнәгать комплексында фәнгә багышланган Science Slam чарасында яшь галимнәр үзләренең фәнни эзләнүләрен тәкъдим итәчәк.
«Студентлар яңа технологияләр уйлап чыгара, аларның проектларына бәя бирәбез. Мәсәлән, ветеринарга хайваннар авыруын ачыкларга ярдәм итә торган VR-күзлекләр. Студентларның проектлары кызыклы, алар агросәнәгать комплексының тормыш циклына керә ала», - диде министрның беренче урынбасары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз