news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан аграр университетында беренче тапкыр Халыкара урманнар көнен бәйрәм иттеләр

Чарада Татарстан урман хуҗалыгы министры, КДАУ укытучылары һәм студентлары, урман хуҗалыгы ветераннары катнашты.

Казан аграр университетында беренче тапкыр Халыкара урманнар көнен бәйрәм иттеләр
Вероника Ваганова

(Казан, 21 март, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Бүген Казан дәүләт аграр университеты базасында беренче тапкыр Халыкара урманнар көнен билгеләп үттеләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына югары уку йортының ректоры Айрат Вәлиев сөйләде.

«Бәйрәм ел саен аерым мәйданнарда уза. Безнең университет базасында әлеге чара беренче тапкыр булды», — диде ректор. Ул югары уку йортының вакыйгага турыдан-туры катнашы барлыгын, чөнки нәкъ менә биредә әлеге өлкәдәге төп хезмәткәрләр әзерләнүен әйтте. «Без мәктәпләр, балалар бакчалары белән эшлибез. Урманга, табигатькә мәхәббәтне кече яшьтән тәрбияләү бик мөһим», — диде ул. 

Чарада Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров чыгыш ясады. Ул Җирдә урманнарның мөһим ролен билгеләп үтте. «Урманнар — безнең планетабызның үпкәләре алар», - дип искәртте ул. Кузюров Министрлык тарафыннан үткәрелүче һәм урман зоналарында янгыннарга каршы торуга юнәлтелгән эшләр турында сөйләде.

Соңыннан ул киләчәктә Казан югары уку йорты студентларын хезмәттәшләре сыйфатында күрергә теләгәнен белдерде.

Чарада шулай ук Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, ветераннары һәм югары уку йорты студентлары чыгыш ясады. Спикерлар тарафыннан урманнарның кешеләр һәм җәмгыять тормышындагы роле турындагы мәсьәләләр күтәрелде, шулай ук мәктәп урманчылыклары эшчәнлеге турында фикер алыштылар.

  • БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан Халыкара урманнар көне 2012 елның 21 декабрендә расланды һәм һәр ел саен 21 мартта билгеләп үтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100