Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан аэропортының яңа терминалын ачык китап рәвешендә төзергә ниятлиләр
Казан аэропортының өченче пассажирлар терминалы концепциясен Татарстан Транспорт министрлыгы коллегиясендә тәкъдим иттеләр. Яңа бинаны ачык китап формасында төзергә телиләр, чөнки аэропорт татар шагыйре Габдулла Тукай исемен йөртә.
Аэропортны 2050 елга кадәр үстерү мастер-планы 2022 елда кабул ителде. Ул пассажир һәм почта-йөк терминалы, техник хезмәт күрсәтү ангары төзүне, шулай ук пассажир перронын киңәйтүне һәм барлык инфраструктураны яңартуны күздә тота.
«Эшләрне ике этапта башкару күздә тотыла. Беренче этапта перронда проектлау һәм төзелеш-монтаж эшләре планлаштырыла, икенче этапта – яңа пассажирлар терминалын проектлау һәм төзү-монтаж эшләрен башкару», — дип сөйләде Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз