news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан аэропортының өченче терминалын төзүне 2026 елда төгәлләргә ниятлиләр

Казан аэропортының өченче терминалын төзүне 2026 елда төгәлләргә ниятлиләр
Владимир Васильев

«Казан» халыкара аэропортының өченче терминалын төзүне 2026 елда төгәлләргә ниятлиләр. Аэропорт генераль директорының беренче урынбасары Дмитрий Алиев Татарстан башкаласында узучы «Җитештерүчәнлек 369» форумы кысаларында шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Хәзерге вакытта проектлау актив стадиягә керде. Быел аны төгәлләргә һәм 2024-2025 елларны нәкъ менә төзелеш-монтаж эшләренә багышларга телибез. 2026 елда ул, берәр нәрсә килеп чыкмаса, эшли башлар дип уйлыйм. Планнар әлегә шундый», - дип ачыклык кертте ул.

Алиев сүзләренчә, яңа терминалның үткәрү сәләте сәгатенә 3 мең пассажир тәшкил итәчәк. Хәзерге терминалларныкы исә сәгатенә 1,2 мең пассажирдан артмый.

Элегрәк яңа терминалны проектлау эшләре 2024 елда төгәлләнергә тиеш иде. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов шулай дип белдерде. Ул шулай ук терминалның, нигездә, эчке рейсларга хезмәт күрсәтәчәген фаразлады.

Яңа терминалны файдалануга тапшыргач, барлык терминалларның үткәрү сәләте елына 6,5 миллион пассажир тәшкил итәргә тиеш. Хәзерге вакытта Казан аэропорты артык йөкләнеш белән эшли: әйтик, 2022 елның декабрь ахырына булган мәгълүматлар буенча, ул 4 миллион кешегә хезмәт күрсәткән. Шул ук вакытта, аның үткәрү сәләте елына 2,5 миллион пассажир тәшкил итә.

Ⅴ «Җитештерүчәнлек 369» федераль форумы Казанда кичә башланды. «Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, анда Россиянең 64 төбәгеннән зур һәм уртача компанияләрнең 500дән артык җитәкчесе катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100