news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан аэропортының җәйге расписаниесендә яңа рейслар планлаштырылган

Казан аэропортының җәйге расписаниесендә яңа рейслар планлаштырылган
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» аэропорты җәйге расписаниегә күчте, ул 25 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Халыкара һәм эчке юнәлешләрдә берничә яңа авиарейс кертү планлаштырыла.

Казаннан Кытайга Санья һәм Шанхай юнәлешләре буенча атнасына ике һәм өч тапкыр туры рейслар җибәрәләр, дип хәбәр итә Казан аэропорты матбугат хезмәте.

Азия юнәлеше маршрутлары исемлеген коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә туктатылган Камрань (Вьетнам) тулыландырачак. Хәзер анда Казаннан турыдан-туры рейс, Пхукет, Гоа һәм Шри-Ланка белән катнаш юнәлешләр белән китәргә мөмкин.

Хаҗ кылу урыннарына авиарейслар апрельдән алып май аена кадәр планлаштырылган. Апрель һәм июнь айларында пассажирларның Кувейтка, майда Мәдинәгә бару мөмкинлеге булачак.

Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Төркиянең популяр ял урыннарына очышлар белән чит ил авиакомпанияләре шөгыльләнәчәк, ә Белградка даими рейслар, үзгәрешсез, чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә булачак.

Шулай ук Самарканд һәм Бухарага авиарейслар, атнага өч очыш – Астанага, икешәр – Алматага һәм Батумига, атнага өч-дүрт очыш Тбилисига планлаштырылган.

БДБ илләрендә гадәттәгечә Ереван, Баку, Бишкәк, Дүшәнбе, Ош, Ферган һәм Худжанд юнәлешләре күрсәтелгән. Казан – Ташкент маршруты көн саен диярлек булачак.

Минскига Казаннан рейслар атнага ике тапкыр җибәреләчәк.

Шулай ук эчке авиарейслар да үз географиясен киңәйтәчәк. 2025 елгы җәйге навигациядә Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград, Махачкала, Кемерово, Улан-Удэ, Сочи, Минераль Сулар, Томск, Омск, Саранск, Пермь, Омск, Калугуа, Киров, Иркутск, Горно-Алтайск, Красноярск, Мурманск, Новокузнецк, Барнаул, Уфа, Волгоград булачак. Шулай ук 5 майдан пассажирларга Әстерханга туры рейс ачылачак.

Казан – Санкт-Петербург һәм Казан – Мәскәү юнәлешләре иң популяр булып кала бирә. Анда тәүлегенә якынча 20 рейс тормышка ашыру планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100