Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан аэропортының халыкара рейсларында пассажирлар саны ике мәртәбә арткан
«Бигеш» аэропорты аша Россия чиген узучы пассажирлар саны бер ел эчендә өч тапкыр арткан.
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Пандемиягә карамастан, 2021 елда Казан аэропортының халыкара рейсларында пассажирлар саны алдагы ел белән чагыштырганда ике мәртәбә арткан.
«2021 елда Габдулла Тукай исемендәге Казан аэропорты аша 6009 пассажир самолеты һәм 1 млн 33 мең 837 кеше узды. Бу алдагы ел күрсәткечләреннән ике мәртәбә күбрәк», — диде Татарстан таможнясы җитәкчесе Марат Гәрәев ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Чаллы белән Түбән Кама арасында урнашкан «Бигеш» аэропортыннан узган елда 406 халыкара авиарейс ясалган. Чит илләргә чыгучы һәм алардан кайтучы пассажирлар саны өч тапкыр артып, 41,8 меңгә җиткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз