news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан аэропортыннан рейслар Самара, Внуково, Ульяновск һәм Чебоксарга юнәлтелгән

«Казан» Халыкара аэропортының һава судноларын кабул итү һәм җибәрү өчен вакытлыча ябылуы сәбәпле, Казан аэродромына очучы рейслар Самара, Внуково, Ульяновск һәм Чебоксардагы запас аэродромнарга юнәлтелде, дип хәбәр итте «Татар-информ»га аэродромның матбугат хезмәте җитәкчесе Гадел Гатауллин.

«Самолетлары аэропортка килергә яки биредән очарга тиеш булган рейс пассажирлары белән хәзерге вакытта авиакомпания вәкилләре һәм аэропорт хезмәткәрләре мондый ситуацияләрдә үтәлергә тиешле гамәлләрне регламентацияләүче Федераль авиация кагыйдәләре (ФАП-82) таләпләренә туры китереп эшли», – дип сөйләде Гатауллин.

Искәртик, «Казан» Халыкара аэропорты һава хәрәкәте белән идарә итү диспетчерлары кушуы буенча һава судноларын кабул итү һәм җибәрү өчен вакытлыча махсус боерыкка кадәр ябык.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100