news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан аэропортыннан Хайнань утравына рейс ачылган

Казан– Хайкоу чартер программасы 24 декабрьдән 18 мартка кадәр эшләячәк.

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). Казан аэропортыннан 24 декабрьдән 18 мартка кадәр Кытайның көньягына - Хайнань утравына яңа юнәлеш ачылды, дип анонс бирә аэропортның матбугат хезмәте.

9 сәгатьлек Казан– Хайкоу чартер авиарейслары Татарстан башкаласыннан якшәмбе көннәрендә 20 сәгать 30 минутта (Хайкоуга 10 сәгать 30 минутта килеп җитә) башкарыла. 14 һәм 21 гыйнварда рейслар 17.00 сәгатьтә (7.00 сәгатьтә барып җитә) башкарылачак.

Хайкоудан очу вакыты 13 сәгать 30 минутта (Казанга 18.00 сәгатьтә килеп җитә), 14 һәм 21 гыйнварда очу 9 сәгать 30 минутта (Казанга 14.00 сәгатьтә килеп җитә) планлаштырылган.

Аэропортның матбугат хезмәте һәр аэропорт өчен расписаниедә җирле вакыт күрсәтелгән булуга игътибар итүне сорый (Хайнань утравында вакыт Мәскәүнекеннән 5 сәгать алда йөри). Моннан тыш, авиаочышлар графигында үзгәрешләр булуы мөмкин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100