Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан аэропортыннан халыкара авиарейслар кабат ачыла
Россия Хөкүмәте халыкара авиаэлемтә яңартылган шәһәрләр исемлеген киңәйтте.
(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Казан халыкара авиаэлемтәне яңадан башлау хокукына ия булды. Бу хакта Росавиациянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, РФ Хөкүмәте карары нигезендә, халыкара авиаэлемтә яңартылган шәһәрләр исемлеге Казан, Калининград һәм Новосибирск белән тулыланды.
«Россия һәм чит ил авиакомпанияләре очкычлары рейсларны 20 августтан ясый башлаячак», — дип искәрттеләр Росавиациядә.
1 августтан Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ростов-Дон аэропортлары халыкара рейсларны озата һәм кабул итә. «Татар-информ» агентлыгы Татарстан башкаласыннан халыкара авиаэлемтәнең 1 сентябрьдән яңадан башланачагы хакында хәбәр иткән иде инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз