news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан аэропортыннан халыкара авиарейслар кабат ачыла

Россия Хөкүмәте халыкара авиаэлемтә яңартылган шәһәрләр исемлеген киңәйтте.

Казан аэропортыннан халыкара авиарейслар кабат ачыла
Михаил Захаров

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Казан халыкара авиаэлемтәне яңадан башлау хокукына ия булды. Бу хакта Росавиациянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, РФ Хөкүмәте карары нигезендә, халыкара авиаэлемтә яңартылган шәһәрләр исемлеге Казан, Калининград һәм Новосибирск белән тулыланды.

«Россия һәм чит ил авиакомпанияләре очкычлары рейсларны 20 августтан ясый башлаячак», — дип искәрттеләр Росавиациядә.

1 августтан Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ростов-Дон аэропортлары халыкара рейсларны озата һәм кабул итә. «Татар-информ» агентлыгы Татарстан башкаласыннан халыкара авиаэлемтәнең 1 сентябрьдән яңадан башланачагы хакында хәбәр иткән иде инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot