news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан» аэропортыннан Дубайга очышлар башланды

Көзге һәм кышкы чорда Казаннан Дубайга лайнерлар атна саен чәршәмбе һәм җомга очачак.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген, 28 сентябрьдә, Flydubai авиакомпаниясе Дубай – Казан – Дубай авиаэлемтәләрен яңартты. Бу хакта халыкара «Казан» аэропорты матбугат секретаре Гадел Гатауллин хәбәр итте.

Рейслар расписаниесе нигезендә очышлар атнасына ике тапкыр – чәршәмбе һәм җомга көннәрендә Boeing 737-800 самолетларында башкарылачак.

Беренче рейс Казаннан Дубайга ярты сәгатькә тоткарланып бүген 15 сәгать 05 минутта очты (14.35 урынына). Җирле вакыт белән 20 сәгать 40 минутта барып җитәчәк.

Адель Гатауллин сүзләренчә, очышның тоткарлануы һава судносының Дубайдан Казанга соңарып килүе белән бәйле.

Кайту ягына борт 09 сәгать 25 минутта кузгала һәм Казан аэропортына 13 сәгать 35 минутта төшә.

Статистика буенча, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре курортларында ял итүгә көзге һәм кышкы чорда ихтыяҗ арта бара. Аннан, Дубай аэропорты эре һава ноктасы булып тора, аннан дөньяның теләсә кайсы почмагына очарга мөмкин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100