news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан аэропортыннан Антальяга яңа рейс ачылды

Туристик маршрутта заманча Россия лайнерлары очачак.

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). 24 мартта Red Wings авиакомпаниясе Казан аэропортыннан Антальяның Урта диңгез курортына беренче халыкара рейс башкарды.

Моңа кадәр очышлар чартер программалары буенча гына туроператорлар белән берлектә гамәлгә ашырылды. Туристик юнәлештә 100 кеше сыйдырышлы Sukhoi Superjet 100 заманча Россия лайнерлары хезмәт күрсәтәчәк. Бу турыда Казан мэриясе яза.

«Казан — Анталья — Казан маршруты Татарстан Республикасында һәм якын-тирә төбәкләрдә яшәүчеләр арасында зур популярлык казанды. Шул уңайдан март аенда авиапассажир ташучы тагын өч рейс башкарачак. Шулай ук апрель һәм киләсе җәйге сезонга расписание төзелә», дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100