Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан аэропортындагы яңа терминал эчке рейсларга хезмәт күрсәтәчәк
«Казан» Халыкара аэропортында төзелеп килә торган яңа терминал эчке рейсларга хезмәт күрсәтәчәк. Бу хакта бүген журналистларга республиканың туристлык бизнесында катнашучылар белән эшлекле иртәнге ашта Татарстан башкаласы аэропорты генераль директоры Сергей Романцов хәбәр итте.
«Пассажирларга уңайлы булсын өчен шундый терминал төзибез дә инде. 1А терминалы мондый пассажирлар агымындагы таләпләрне канәгатьләндерми. Тиешле мәйданчыклар төзелә, әлбәттә пассажирлар арту да фаразлана», – диде ул.
Сергей Романцов сүзләренчә, авиакомпанияләр пассажирлар агымын планлы рәвештә арттыра, моңа яңа рейслар ачу да ярдәм итә. Ул шулай ук гамәлдәге 1А Терминалы капиталь ремонттан соң халыкара рейслар өчен кулланылачак, дип аңлатты ул.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына юлламасында өченче терминалны 2026 елда төзеп бетерергә боерды.
«Г. Тукай исемендәге «Казан» Халыкара аэропортында яңа терминал төзелеп килә, ул 6 млн пассажирга хезмәт күрсәтү өчен исәпләнгән. Бу эшне киләсе елда ук төгәлләргә кирәк», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз