news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан аэропортындагы чикләүләрне гамәлдән чыгардылар

«Казан» аэропортында һава судноларын кабул итү һәм чыгаруга чикләүләрне гамәлдән чыгардылар. Бу хакта Росавиация хәбәр итә.

«Чикләүләр очышларның иминлеген тәэмин итү өчен кертелде», – диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасында хәбәр итүләренчә, Казан һәм Түбән Кама шәһәрләренең халыкара аэропортларында кертелгән «Келәм» режимы да гамәлдән чыгарылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot